Алабуга нуры

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын 2 кеше вафат булган

Пандемия башланганнан барлыгы 98 үлем теркәлгән.

Казанда яшәүче 61 яшьлек ир-ат пневмония белән хастаханәгә китерелгән. Коронавирус булуы лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.
1963 елгы хатын-кыз вируслы пневмония белән хастаханәгә китерелгән. Авыруның хәле хроник авырулар кискенләшүе фонында катлауланган. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 18 октябрьгә 98 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: