Алабуга нуры

Татарстанда коронавирус йоктыруның 33 яңа очрагы ачыкланган

Алабугада яңа Сovid-19 йоктыручылар теркәлмәгән. 

Яңа вирус йоктырган 19 кеше хастаханәгә озатылган, 14 кеше өйдә дәвалана. 

Казанда — 17, Чаллыда — 5, Бөгелмәдә — 4, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Лаеш, Минзәлә һәм Спас районнарында берешәр кеше йоктырган.

14 майга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 20 944 очрагы теркәлгән. 

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 923 кеше савыккан, узган тәүлектә — 55 кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: