Алабуга нуры

Татарстанда коронавирустан 2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз үлгән 

Пандемия башланганнан бирле 18 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 392 кешегә җиткән.

Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.

1932 һәм 1941 елгы ике ир-ат, 1947 һәм 1961 елгы ике хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган. 

Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. 

Вирус идентификацияләнгән.

Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Пандемия башланганнан бирле 18 мартка COVID-19дан 392 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: