Алабуга нуры

Татарстанда коронавирустан 4 кеше үлгән

Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 307гә җиткән.

Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат. 

1939 елгы ир-ат һәм 1929, 1931, 1941 елгы өч хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.

Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Пандемия башланганнан бирле 17 февральгә COVID-19дан 307 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: