Алабуга нуры

Татарстанда коронавирустан 5 кеше үлгән 

Пандемия башланганнан бирле 1 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 343 кешегә җиткән.

Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат.

1933, 1948, 1952 һәм 1980 елгы дүрт ир-ат, 1951 елгы бер хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган. 

Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. 

Вирус идентификацияләнгән.

Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Пандемия башланганнан бирле 1 мартка COVID-19дан 343 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: