Алабуга нуры

Татарстанда коронавирустан ике ир-ат үлгән

Пандемия башланганнан бирле 10 апрельгә COVID-19дан үлүчеләр саны 435 кешегә җиткән.

Татарстанда коронавирустан тагын 2 кеше вафат. 1947 һәм 1954 елгы ике ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 10 апрельгә COVID-19дан 435 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: