Алабуга нуры

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 70кә җитте

Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән.

1955 елда туган хатын-кыз ике яклы полисегментар пневмония белән хастаханәгә китерелә. Халәт авыруларның кискенләшүе аркасында катлауланган. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
1963 елда туган ир-ат Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә ике яклы үпкә ялкынсынуы белән китерелә. Аның җитди хроник авырулары да булганлыгы билгеле. Коронавирус инфекциясе булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: