Алабуга нуры

Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны 73кә җитте

Татарстанда тагын ике кеше яңа коронавирус инфекциясеннән үлгән.

Әлмәттә 1977 елда туган хатын-кыз үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә пневмония белән салына. Аның хроник авырулары да булганлыгы билгеле. Вирус идентификацияләнгән.
1947 елда туган Казан шәһәрендә яшәүче бер ханым катлаулы үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә салына. Коронавирус инфекциясе булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган. Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: