Алабуга нуры

Татарстанда коронавирустан тагын биш кеше вафат булган

Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 360ка җиткән.

Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат.

1940, 1941 һәм 1958 елда туган ир-атлар, шулай ук 1944, 1955 елгы хатын-кызлар COVID-19 инфекциясе корбаны булган.

Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Пандемия башланганнан бирле 6 мартка COVID-19дан 360 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: