Алабуга нуры

Татарстанда короновирус йоктыруның 86 яңа очрагы теркәлгән

3 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 13 546 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 86 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 22 кеше хастаханәгә озатылган, 64 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 11, 30дан 50 яшькә кадәр — 25, 50дән 60 яшькә кадәр — 14, 60тан 70 яшькә кадәр — 21, 70тән 80 яшькә кадәр — 11, 80нән 90 яшькә кадәр 4 очрак ачыкланган.

Казанда — 62, Яр Чаллыда — 6, Биектау һәм Түбән Камада өчәр очрак ачыкланган. Бөгелмә, Буа, Лаешта икешәр кеше коронавирус белән авырый. Әлмәт, Югары Ослан, Зәй, Яшел Үзән, Питрәч, Тәтеш районнарында берәр кеше COVID-19 йоктырган.

3 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 13 546 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 777 кеше савыккан, узган тәүлектә — 19 кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: