Алабуга нуры

Татарстанда короновирус йоктыруның 90 яңа очрагы теркәлгән

6 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 13 818 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган. Яңа вирус йоктырган 34 кеше хастаханәгә озатылган, 56 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 16, 30дан 50 яшькә кадәр — 27, 50дән 60 яшькә кадәр — 16, 60тан 70 яшькә кадәр — 15, 70тән 80 яшькә кадәр — 10, 80нән 90 яшькә кадәр 6 очрак ачыкланган.

Казанда — 42, Сабада — 6, Мамадышта — 5, Яр Чаллы һәм Яңа Чишмәдә 4әр очрак ачыкланган. Югары Ослан, Лениногорск, Нурлатта — 3әр, Азнакай, Бөгелмә, Биектау, Яшел Үзән, Ютазы районнарында 2шәр кеше коронавирус белән авырый. Аксубай, Алексеевский, Әлмәт, Баулы, Балтач, Буа, Лаеш, Питрәч, Сарман, Тукай районнарында 1шәр кеше COVID-19 йоктырган.

6 гыйнварга алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 13 818 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 10 841 кеше савыккан, узган тәүлектә — 20 кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: