Алабуга нуры

Татарстанда короновирустан 4 кеше үлгән

Пандемия башланганнан бирле 7 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 205 кешегә җиткән. 

Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.
1946, 1951 һәм 1954 елда туган өч ир-ат һәм 1959 елгы бер хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 7 гыйнварга COVID-19дан 205 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: