Алабуга нуры

Татарстанда коронавирустан 5 кеше вафат булган

Пандемия башланганнан бирле 2 февральгә COVID-19дан 278 үлем очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат.
1946, 1972, 1981 елгы хатын-кызлар һәм 1955, 1976 елгы ике ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган. 
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 2 февральгә COVID-19дан 278 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: