Алабуга нуры

Татарстанда коронавирустан ике хатын-кыз вафат булган

Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 290га җиткән.

Татарстанда коронавирустан тагын 2 кеше вафат. 1948 һәм 1979 елгы хатын-кызлар COVID-19 инфекциясе корбаны булган. 
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Пандемия башланганнан бирле 6 февральгә COVID-19дан 290 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: