Алабуга нуры

Татарстанда короновирустан үлүнең 2 очрагы расланган 

Пандемия башланганнан бирле 109 кеше тормыш белән хушлашкан.

1936 елгы хатын-кыз яңа вирус нәтиҗәсендә барлыкка килгән үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә китерелә. Авыруның хәле хроник чирләр аркасында катлаулана. 
1941 елгы тагын бер хатын-кыз хастаханәгә COVID-19 диагнозы белән китерелә. Авыруның хәле йөрәк эшчәнлегенең җитешмәүчәнлеге сәбәпле катлаулана. 
Ике очракта да үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 27 октябрьгә 109 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: