Алабуга нуры

Татарстанда короновирустан «Спутник V» вакцинасын беренче булып медиклар алачак

Киләсе атнада вакцинаның бер мең дозадан торган беренче партиясе кайтырга тиеш. 

Татарстанда короновирустан «Спутник V» вакцинасын медиклар алачак. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итә. 
Жаворонков сүзләренчә, киләсе атнада вакцинаның бер мең дозадан торган беренче партиясе кайтырга тиеш. Медикларга беренчеләрдән булып прививка ясалачак. Вакцинация эш урынында оештырыла. 
Прививка ясатыр алдыннан короновирус антитәнчекләренә тест ясала, моннан тыш ПЦР-мазок бирергә кирәк. Алар өчен процедуралар бушлай үткәрелә.
Әзерлек чаралары инде башланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: