Алабуга нуры

Татарстанда короновирустан тагын 3 кеше үлгән 

Пандемия башланганнан бирле 25 декабрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 182 кешегә җиткән.

Татарстанда коронавирустан тагын 3 кеше вафат.

1937 һәм 1942 елда туган ике ир-ат һәм 1965 елгы бер хатын-кыз COVID-19 инфекциясе корбаны булган.

Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Пандемия башланганнан бирле 25 декабрьгә COVID-19дан 182 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: