Алабуга нуры

Татарстанда «Минем бизнес ярдәм итә» хәйрия акциясенә старт бирелде

Акция кысаларында 1 июньдә яшь эшкуарлар катнашында хәйрия ярминкәләре сериясе узачак, ул балалар хосписына ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.

Россия эшкуарлары көнендә Татарстан Республикасы Президенты катнашында республика бизнес-җәмәгатьчелеге белән очрашуда #МойбизнесПомогает» хәйрия акциясенә старт бирелде.
#МойбизнесПомогает — РФ Икътисади үсеш министрлыгы инициативасы. Бүген бизнесның социаль җаваплылыгын формалаштыру төбәкнең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәлелегенең һәм тотрыклылыгының иң мөһим факторларыннан берсе буларак карала. Шуңа күрә корпоратив социаль җаваплылык булдыру эше системалы рәвештә алып барылырга тиеш. 
Акция кысаларында 1 июньдә яшь эшкуарлар катнашында хәйрия ярминкәләре сериясе узачак, ул балалар хосписына ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: