Алабуга нуры

Татарстанда Рамазан аена багышланган открыткаларның беренче сериясен чыгардылар

Открыткаларны «Хатлар йорты» берләшмәсе чыгарган.

«Хатлар йорты» берләшмәсе беренче тапкыр мөселман открыткалары сериясен чыгарды. Алар изге Рамазан аена багышланган.
Максаты — татар колоритын булдыру. Рәсемнәрне Сарман районыннан Алия Йосыпова ясаган.
Җыелмада сигез открытка бар. Аларны республиканың мөселман брендлары белән бергәләп ясаганнар. Коллекциянең йөзе - җырчы, яулыклар брендының авторы Гүзәлем.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: