Алабуга нуры

Татарстанда салкынаю көтелә

Иртәгә көндез 10-15 градус, киләсе төндә 26 градуска кадәр салкын булачак.

ТР синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава торышы булуы көтелә, кар явачак.

Көндез Казанда - 12-15, ТР буенча - 10-15 градус салкын.

11 нче гыйнварга каршы төндә республикада болытлы һава торышы була, ләкин явым-төшем көтелми. Термометр баганалары 16-21, аяз булганда, 26 градуска кадәр салкынны күрсәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!