Алабуга нуры

Татарстанда соңгы тәүлектә 29 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.

Казанда — 14, Чаллыда — 5, Баулыда — 3, Лениногорск районында — 2, Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Саба районнарында берешәр кеше әлеге инфекцияне йоктырган.
26 майга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 21 327 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 18 264 кеше савыккан, узган тәүлектә — 55 кеше.
Барлыгы 335 736 кешегә прививка ясалган. Шулардан 242 451 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: