Алабуга нуры

Татарстанда соңгы тәүлектә 30 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән.

Казанда — 10, Чаллыда — 7, Лениногорск районында — 4, Бөгелмәдә — 3, Тукай районында — 2, Азнакай, Буа, Биектау, Түбән Кама районнарында берешәр кеше әлеге инфекцияне йоктырган.
25 майга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 21 298 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 18 209 кеше савыккан, узган тәүлектә — 28 кеше.
Барлыгы 329 701 кешегә прививка ясалган. Шулардан 242 371 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: