Алабуга нуры

Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кешедә коронавирус инфекциясе расланган

Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның ике яңа очрагы ачыкланган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 52 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
18 кеше хастаханәләргә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 3, 30дан 50 яшькә кадәр — 11, 50дән 60 яшькә кадәр — 7, 60тан 70 яшькә кадәр — 17, 70тән 80 яшькә кадәр — 10, 80нән 90 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган.
Казанда — 32, Яр Чаллыда — 8, Яшел Үзәндә 4 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Алабуга һәм Тәтеш районнарында икешәр очрак расланган. Буа, Менделеевск, Балык Бистәсе, Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.
27 февральдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 17 923 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 14 546 кеше савыккан, узган тәүлектә — 132 кеше.

Барлыгы 79 056 кеше вакцина ясаткан (көненә 3 134 кешегә арткан), шул исәптән 13 631 кеше икенче дозаны алган.

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: