Алабуга нуры

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 34 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә Алабугада коронавирус инфекциясе белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 34 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
5 кеше хастаханәләргә озатылган, 29 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 7 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 8 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 8 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 7 очрак ачыкланган.
Казанда 20 кешедә коронавирус инфекциясе теркәлгән. Чаллыда һәм Югары Ослан районында 4 кеше коронавирус йоктырган. Әлмәт, Апас, Бөгелмә, Буа, Биектау һәм Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.
13 октябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7618 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 6421 кеше савыккан, узган тәүлектә — 40 кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: