Алабуга нуры

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 37 яңа очрагы ачыкланган.

Алабугада кичә 1 кеше Сovid-19ны йоктырган.

Яңа вирус йоктырган 15 кеше хастаханәгә озатылган, 22 кеше өйдә дәвалана. 

Казанда — 12, Чаллыда — 10, Түбән Камада — 4, Арчада −2, Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Балтач, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Питрәч һәм Тәтеш районнарында берешәр кеше йоктырган.

27 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 272 очрагы теркәлгән. 

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 062 кеше савыккан, узган тәүлектә — 61 кеше.

Спутник-V вакцинасы 124 513 кешегә ясалган (соңгы тәүлектә 2 432). Шулардан 77 891 кеше икенче дозаны алган. 

Вакцинациягә язылуның 5 ысулы:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы
2. ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы,
3. Бердәм 122 номер,
4. КФҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итү,
5. Сырхауханәнең контакт номерына шалтырату.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: