Алабуга нуры

Татарстанда тагын 2 кеше короновирус корбаны булган

Пандемия башланганнан бирле 105 кеше тормыш белән хушлашкан.

1953 елгы хатын-кыз яңа вирус нәтиҗәсендә барлыкка килгән үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә китерелә. Авыруның хәле йөрәк чире аркасында катлаулана. 
1941 елгы тагын бер хатын-кыз пневмония диагнозы белән госпитализацияләнә. Авыруның хәле йөрәк-кан тамырлары системасының хроник чирләре белән катлаулана. 
Ике очракта да үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 21октябрьгә 105 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: