Алабуга нуры

Татарстанда тагын 38 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада 1 кеше COVID-19 белән авырган.

Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 13, Чаллыда — 10, Бөгелмәдә — 4, Нурлатта — 2, Буа, Биектау, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама, Питрәч, Сарман һәм Ютазы районнарында берешәр кеше йоктырган.

29 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 348 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 120 кеше савыккан, узган тәүлектә — 9 кеше. 

Спутник-V вакцинасы белән 126 943 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 2 430 кешегә арткан). Шулардан 87 768 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: