Алабуга нуры

Татарстанда тагын 4 кеше коронавирустан үлгән

Пандемия башланганнан бирле 11 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 375 кешегә җиткән. 

Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.

1937, 1947 һәм 1957 елгы өч хатын-кыз һәм 1961 елгы бер ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган. 

Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. 
Вирус идентификацияләнгән.

Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Пандемия башланганнан бирле 11 мартка COVID-19дан 375 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: