Алабуга нуры

Татарстанда тагын 43 кеше коронавирус йоктырган 

Алабугада COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән. 

Яңа вирус йоктырган 19 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 25, Яшел Үзәндә — 5, Түбән Камада — 4, Чаллыда — 3, Азнакай, Буа, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.

23 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 109 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 869 кеше савыккан, узган тәүлектә — 73 кеше. 

Спутник-V вакцинасы белән 113 960 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 745 кешегә арткан). Шулардан 75 364 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.

Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:

1.    РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2.    Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3.    122 бердәм номерына шалтыратып
4.    КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5.    Хастаханәгә шалтыратып.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: