Алабуга нуры

Татарстанда тагын өч кеше СOVID-19 корбаны булган

Өч очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше вафат.
1940 елда туган хатын-кыз һәм 1950, 1964 елда туган ир-атлар COVID-19 инфекциясе корбаны булган. Өч очракта да үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 6 декабрьгә COVID-19дан 150 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: