Алабуга нуры

Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирус корбаны булган

Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 364кә җиткән.

Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.

1931, 1942 һәм 1955 елда туган хатын-кызлар, шулай ук 1946 елгы ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.

Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Пандемия башланганнан бирле 7 мартка COVID-19дан 364 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: