Алабуга нуры

Татарстанда тагын ике кеше коронавирус инфекциясе корбаны булган

Аның бер очрагы – Казанда, ә икенчесе Яр Чаллыда теркәлгән.

1961 елда туган ир-ат 2нче санлы Казан шәһәренең клиник хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китерелә. Авыруның хәле хроник авырулар кискенләшүе аркасында начарланган. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә расланган.

1932 елда туган хатын-кыз Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә салына. Хроник йөрәк-кан тамыры авырулары да булганы билгеле. Коронавирус инфекциясе лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә расланган.

Туган-тумачаларының, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: