Алабуга нуры

Татарстанда температураның +25 градуска кадәр күтәрелүе көтелә

Төнлә, 15 апрельдә термометрның терекөмеш баганасы урыны белән 0 градуска кадәр төшәчәк. 

15 апрельдә Татарстан территориясендә температура +25 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә Татар-информ.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген аязучан болытлы һава торышы булачак, явым-төшем көтелми.

Җил көньяк-көнчыгыштан исә, талгын.

Көндез +19, +24 градуска кадәр җылыта.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: