Алабуга нуры

Татарстанда тәүлек эчендә 23 коронавирус очрагы ачыкланган

Алабугада узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарланучылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 22 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
2 кеше хастаханәләргә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр— 1 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 11 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 5 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 5 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган. 
Казанда — 11, Сабада — 3, Буада 2 кеше коронавирус йоктырган. Әлмәт, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кайбыч, Түбән Кама, Теләче районнарында берәр очрак теркәлгән. 
14 сентябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6858 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5651 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 15 кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: