Алабуга нуры

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән 35 кеше авырган

Алабугада яңа СOVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 22 кеше хастаханәгә озатылган, 13 кеше өйдә дәвалана. 
Казанда — 8, Чаллыда — 13, Тәтештә — 4, Спас районында — 3, Әгерҗе, Түбән Кама районнарында — 2шәр, Азнакай, Әлмәт, Чистай районнарында берешәр кеше әлеге инфекцияне йоктырган.
13 майга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 20 911 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 868 кеше савыккан, узган тәүлектә — 80 кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: