Алабуга нуры

Алабуга районы

ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда участок мастеры фермада төзелеш эшләре вакытында һәлак булган

«Төзелеш эшләре алып барган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фаҗига кичә иртән Актаныш районының Чишмә авылында булган. Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, фермада төзелеш эшләре алып барган вакытта 50 яшьлек участок мастеры һәлак булган.

Ачыкланганча, ул ферманың нигезе өчен казылган канауга төшеп, анда эшчеләргә тиешле күрсәтмәләр биргән. Шуннан соң өскә күтәрелгән вакытта ычкынып китеп, бетон түшәлгән канауга егылып төшкән. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат хастаханәдә үлгән.

Шунысын да искәртик: мастерның башында каскасы булмаган, аягына сланцы кигән, канауда исә өскә менү өчен баскыч куелмаган булган.

«Төзелеш эшләре алып барган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ТИ.

Фото: pexels.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев