Алабуга нуры

Татарстанда узган тәүлектә 22 коронавирус очрагы ачыкланган

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарланучылар юк.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 22 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
3 кеше хастаханәләргә озатылган, 19 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр— 3 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 5 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 4 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 6 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 4 очрак ачыкланган. 
Казанда — 9, Буада — 4, Югары Осланда — 2, Яшел Үзәндә 2 кеше коронавирус йоктырган. Апас, Арча, Биектау, Нурлат, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.
24 сентябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7087 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5999 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 40 кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: