Алабуга нуры

Татарстанда ВИЧ-инфекцияле аналардан 129 сәламәт бала туган

1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. 

Быел Татарстанда ВИЧ-инфекцияле аналардан 129 сәламәт бала туган. Бу хакта мәгълүмат белән СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш буенча республика үзәге баш табибы Нияз Галиуллин уртаклашты.
Аның сүзләренчә, ВИЧлы аналардан вирус йоктырмыйча балалар туу соңгы бик күп елларда беренче тапкыр теркәлгән. «129 баланың берсендә дә ВИЧ ачыкланмаган. Ләкин әле ел тәмамланмаган, ел азагына кадәр шулай булыр дип ышанабыз», — диде Нияз Галиуллин.
1 декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: