Алабуга нуры

Татарстанда Яңа елга кадәр калган көннәрне саный башладылар

Санау баннерлары республиканың 116 сайтында урнаштырылган.

Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында һәм республиканың дәүләт власте органнары сайтларында Яңа елга кадәр күпме вакыт калганын күрсәтүче баннер барлыкка килде. 
Битлек кигән Кар бабай татарстанлыларга бәйрәм көннәрендә дә куркынычсызлык чараларын онытмаска кирәклеген искә төшерә. 

Моннан тыш, дәүләт хезмәтләре порталын кулланучылар Татарстан җитәкчелегеннән котлаулар алачак. Хәбәрләр Порталдагы шәхси кабинетка һәм «Услуги РТ» кушымтасына да киләчәк.
Санау баннерлары республиканың 116 сайтында урнаштырылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: