Алабуга нуры

Татарстанда ял көннәрендә юеш кар явачак 

Татарстан синоптиклары алдагы ял көннәренә салкын һава торышы фаразлый.

Республиканың төньяк районнарында кар явуы көтелә. 
Иртәгә, җомга көнне республикада җылы булачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +17 градуска күтәреләчәк. Шимбә, 17 октябрьдә +10, кайбер районнарда юеш кар явуы ихтимал. 
Якшәмбе көнне төнлә температура плюс 1дән минус 5 градуска кадәр булыр дип көтелә. Кайбер районнарда иртән юеш кар яварга мөмкин. Көндез терекөмеш баганасы +12гә кадәр күтәреләчәк. 
20 октябрьгә сизелерлек салкынайта. Бу көнне һава җылылыгы 4-9 градус булачак, явым-төшем көтелми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: