Алабуга нуры

Татарстанда ялларда юеш кар һәм +6 градус җылы көтелә

Төнлә салкынча, −6 градуска кадәр булачак. 

Шимбә, 27 мартта, республиканың кайбер районнарында юеш кар явуы көтелә. Көндез һава +6 градуска кадәр җылыначак, төнлә −6 градуска кадәр салкын булачак. 

Якшәмбе, 28 мартта, явым-төшем көтелми. Һава температурасы төнлә −8 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Аерым районнарда −12 булуы көтелә. Көндез +2..+7 градус җылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: