Алабуга нуры

Татарстанда ялларга суык һава торышы вәгъдә итәләр

Җомгага кадәр җылы булачак.

Татарстанга килгән аномаль җылылык атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Инде ял көннәрендә үк төбәктә шактый суыта. «Татар-Информ» агентлыгына бу мәгълүматны профессор һәм география фәннәре докторы Юрий Переведенцев җиткерде.

Переведенцев сүзләренә караганда, һава торышы тирән циклонның көньяк перифериясе белән билгеләнә. Ул Атлантикадан килгән, әмма аның үзәге Европа өлешендәге төньякта, ә Татарстан Көньяк перифериядә урнашкан. Шуңа да җомгага кадәр җылы һава торышы дәвам итәчәк. 

Профессор билгеләп үткәнчә, суытуның никадәр озак дәвам итәчәге турында әйтүе кыен.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: