Алабуга нуры

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Иртәгә, 14 майда, Татарстанда кабат һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Көндезге һәм кичке сәгатьләрдә республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр явачак. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, ә урыны белән 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, Татарстанда киләсе атна җылы, әмма яңгырлы көннәрдән башланачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: