Алабуга нуры

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Көндез республикада урыны белән боз яварга мөмкин. 

Иртәгә, 22 майда Татарстанда янә һава шартлары начарлануы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Шимбә көнне урыны белән республика территориясендә яшенле яңгыр булырга мөмкин. Шулай ук секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә көчле җил булачак. Көндез урыны белән боз яварга мөмкин.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, иртән һәм көндез төбәкнең кайбер районнарында яңгыр яварга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: