Алабуга нуры

Татарстанда юлларны кардан чистартуга 636 машина чыккан 

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре булырга мөмкин.

ТР юлларында 636 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Шуларның 444е карны төбәк автомобиль юлларында чистарта. Бу турыда хәбәрне ТР Юл хуҗалыгы һәм транспорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Ведомствода әйтүләренчә, бүген зур булмаган кар явуы ихтимал, кайбер районнарда төнлә бераз буран булырга мөмкин. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә. 

Үткән тәүлектә республиканың муниципалитетлар арасындагы маршрутларга 125 автобус чыккан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: