Алабуга нуры

Татарстанга 30 градуслы салкыннар килә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 31 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Бераз кар явачак.

Республикада төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә һәм иртән - 14-19, аязган вакытта - 25 градус салкын булачак. Кайбер районнарда, республиканың көнчыгышында 30 градуска кадәр салкынайта. Көндез 12-17, кынчыгыш районнарда 22 градус салкын булачак. Казанда - 15-17 градус салкын блыр дип фаразланыла.

1 гыйнварга каршы төндә Татарстанда 18-23, аязган вакытта 25-30 градус салкын булачак. Юлларда - бозлавык.

http://intertat.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: