Алабуга нуры

Татарстанлылар таксистларга ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының оператив хезмәтенә шикаять итә алалар

Министрлыкта тарифлар арту һәм пассажирлар белән дөрес эш итмәү очраклары бар, дип билгеләп үттеләр.

Татарстанлылар таксистларның үз-үзләрен дөрес тотмавы турында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының оператив хезмәтенә хәбәр итә алалар. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Министрлыкта такси хезмәтләренә ихтыяҗ Яңа ел бәйрәмнәрендә артты, дип билгеләп үттеләр.

«Тарифлар арту һәм пассажирлар белән дөрес эш итмәү очраклары бар. Таксистлар ягыннан тупас мөнәсәбәтләр булган очракта, Татарстан башкаласы һәм республиканың башка шәһәрләре халкын һәм кунакларын оператив хезмәткә һәм Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз», — дип билгеләп үттеләр Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы оператив хезмәт телефоны: 8 (843) 291-91-91.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: