Алабуга нуры

Татарстанлыларга җирле үзидарә органнары эшчәнлеген бәяләргә тәкъдим иттеләр

Сораштыру аноним рәвештә уздырыла. 

Татарстанлыларны җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүгә багышланган онлайн-сораштыруда катнашырга чакыралар. Чара ел саен үткәрелә. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сораштыру аноним рәвештә уздырыла. Аның нәтиҗәләре җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тәкъдимнәр әзерләү максатыннан кулланылачак.
Узган елда сораштыруда 10 меңнән артык татарстанлы катнашкан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: