Алабуга нуры

Татарстанлыларга июль аенда өстәмә ял көне биреләчәк

20 июльдә Татарстанда Корбан бәйрәме узачак.

Шуңа бәйле рәвештә 20 июль, сишәмбе, ял көне булачак. Ә дүшәмбе, 19 июльдә, эш көне бер сәгатькә кыскартыла. 

Корбан бәйрәме — хаҗ тәмамлануын билгеләгән Ислам бәйрәме. Ураза бәйрәме тәмамлангач 70 көн узуга, Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләнә. Мөселманнарның иң зур бәйрәме булып санала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: