Алабуга нуры

Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы кош гриппын булдырмау буенча профилактик чараларны катгый үтәргә куша

22 октябрьдә Мөслим һәм Чүпрәле районнарында кош гриппы диагнозы расланган.

Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Идарәсе һәм Баш ветеринария Идарәсе белән берлектә югары йогышлы кош гриппы таралуга юл куймау буенча республика штабы утырышын уздырды. Чарага видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.
22 октябрьдә Мөслим һәм Чүпрәле районнарында кош гриппы диагнозы расланды. Элегрәк кош гриппы чыганагы Буа районында ачыкланган иде. Барлык очраклар да республиканың башка төбәкләр белән чиктәш районнарында булды. Йогышлануның төп сәбәбе — башка төбәкләрдән фермерлар тарафыннан ветеринария документлары булмаган кош-корт кайтару, шулай ук кошларның кыргый су кошлары яши торган табигый сулыкка керүләре. Кыргый су кошларының һәм синантроп кошларның кош гриппына каршы торучанлыгы чагыштырмача нык һәм алар үзләре инфекцияне төп таратучылар булып санала.
Хәзерге вакытта эпизоотик чыганакларда инфекцияне бетерү буенча бөтен чаралар комплексы үткәрелә. Кошлар кансыз ысул белән үтерелә һәм яндырыла. Шулай итеп, Буа районында Мөдәррис Хәйруллинның крестьян-фермер хуҗалыгында 920 баш каз һәм 117 баш үрдәк юк ителде.
Барлык оештыру-хуҗалык һәм ветеринария-санитария чаралары РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Кош гриппына каршы көрәш кагыйдәләрен раслау турында» 2006 елның 27 мартындагы 90 номерлы боерыгы нигезендә үткәрелә.
Гражданнар, шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар, кошчылык предприятиеләре җитәкчеләре бүген аеруча уяу булырга тиеш.
Вирус биналарда, кошчылык фабрикаларында, ишегалларында, тере кош базарларында һәм башка объектларда зарарсызландырылмаган кошчылык продуктлары (ит, йомырка, кош мамыгы һәм каурый), азык, су, кош тизәге, эш кораллары, шулай ук транспорт чаралары һәм хезмәт күрсәтүче персонал аша таралырга мөмкин.
ПРОФИЛАКТИКА ЧАРАЛАРЫ:
ТР Премьер-министры урынбасары — ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитди үтәлергә тиешле түбәндәге профилактика чараларын игълан итте:
— предприятиедә ябык эш режимын булдырырга;
— дезинфекция киртәләренең, санүткәргечләрнең, дезинфекция техникасының даими эшләвен тәэмин итәргә;
— кошчылык хуҗалыклары һәм предприятиеләре хезмәткәрләренең кош гриппы булган территорияләргә чыгып йөрүләренә юл куймаска;
— кошчылык хуҗалыклары территориясенә кыргый кошларның очып керүен булдырмау буенча чаралар күрергә;
— предприятиеләр янындагы кыргый күчмә су кошларының санын исәпкә алырга;
— авыру булуга шик туган очракта, Ветеринария идарәсенә кичекмәстән хәбәр итәргә;
— тере кошларны, инкубация йомыркаларын, терлек азыгын, технологик җайланмаларны законсыз кертмәүне тәэмин итәргә.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм КФХларда кош-корт сую чоры, гадәттә, ноябрь аенда, көннәр суыткач, башлана. Йогышлануны булдырмас өчен, аларны суюны мөмкин кадәр якын арада башларга киңәш ителә.
«Вирусның таралуына юл куймас өчен вәзгыятькә вакытында игътибар итәргә һәм аңа зур җаваплылык белән карарга кирәк», — дип билгеләп үтте Марат Җәббаров, һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге Идарәсенә һәм Баш ветеринария идарәсенә мәсьәләне аерым контрольгә алырга кушты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 18 миллионнан артык кош-корт исәпләнә. Югары йогышлы кош гриппы йорт кошлары өчен куркыныч тудыра һәм 100% очракта диярлек аларның һәлак булуына китерә. Кеше өчен аның куркынычы юк, әмма кешеләр авыруны таратучы булырга мөмкин.

Чыганак: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: